Версия для слабовидящих
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
ЕРМЕКЕЕВСКИЙ РАЙОННЫЙ ДВОРЕЦ КУЛЬТУРЫ

Ждем вас


ПН.-ЧТ.: 09:00-23:00
Перерыв: 12:30-14:00
Дискотека: ПТ.: 20:00-22:00
СБ.: 20:00-00:00
Выходной: воскресенье

Рәсәй халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган концерт

Ташлы җире – кунакчыл Ярмәкәй якларының мул һәм юмарт гүзәл бер почмагы ул.Безнең туган җиребез матур табигате генә түгел,ә талантлы,уңган,ару-талу белмәс авыл эшчәннәре белән дә дан тота.Авыл хуҗалыгында тир түгүче хезмәтчәннәр үз бурычларын намус белән үтәп,хезмәтттә фидакарьлек күрсәтеп,илебезнең иминлеген тэьмин итүдә яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр.«Байрак» авыл хуҗалыгы тармагы Ярмәкәй муниципаль районы икътисадында һәрчак үзенә бер урын биләде. Җиргә карата хуҗаларча мөнәсәбәт, җаваплылыгы белән ул  агросәнәгать комплексы үсеше өчен уңай шартлар тудыра. Хуҗалык  – республикабыз һәм илебезнең өмете, йөз аклыгы. Усман-Ташлы авыл мәдәният йортында “Байрак” хуҗалыгының отчет җыелышы булып үтте. Җыелышта Ярмәкәй муниципаль район башлыгы И. А. Райманов катнашты. Бу көнне  Рәсәй халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган концертта Усман-Ташлы һәм район культура сарае хезмәткәрләрез кыенлыклар белән исәпләшмичә илебез кырларында,терлекчелектә тырыш хезмәт итүче авыл эшчәннәрен данлады. Бөтен гомерегезне туган җиргә багышлавыгыз, иңнәрегезгә алган авыр һәм җаваплы һөнәрегезне намус белән башкаруыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! Үзегезгә һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, йортларыгызга бәрәкәт телибез. Тормышыгыз шатлык-сөенечләр белән тулып торсын, табыннарыгыз һәрчак мул булсын!